news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Муниципаль берәмлекләр советы президиумы утырышы була

Чара видеоконференция режимында уздырылачак

 (Казан, 25 март, “Татар-информ”). Иртәгә сәгать 8.30 да Казан Кремлендә (1 нче подъезд, 208 нче бүлмә) ТР Мунициапаль берәмлекләр советы президиумы утырышы була. Анда ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Президенты Аппараты җаваплы хезмәткәрләре, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, муниципаль берәмлек җитәкчеләре урынбасарлары катнашуы көтелә.

Чара видеоконференция режимында уздырылачак, дип хәбәр итә әлеге советның матбугат хезмәте.

ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Минсәгыйть Шакиров рәислегендәге утырыш барышында ТР Хөкүмәте белән килешү төзүдә ТР җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә бәя бирү хакында, ТР муниципаль берәмлекләрендә җир ресурсларын файдалы казылмалар чыгару максатларыннан файдалану, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек эшләре һ.б. хакында сөйләшү ниятләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot