news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
ТР министрлыгында Швейцариянең РФдагы илчелеге делегациясе белән очрашу булды
Очрашуда катнашучылар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышты
Скопировать ссылку
(Казан, 9 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында беренче секретарь Лео Трембле җитәкчелегендәге Швейцариянең РФдагы илчелеге делегациясе белән очрашу булды. Очрашуда катнашучылар мәгълүмат алмашты һәм хезмәттәшлек итү юнәлешләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының матбугат хезмәте.
Очрашуны халыкара икътисади мөнәсәбләрне координацияләү бүлеге җитәкчесе Гүзәл Шәйдуллина алып барды. Ул Татарстанның сәнәгать һәм инвестицион потенциалын тәкъдим итте.
Илчелек хезмәткәрләренең бу визиты Швейцариянең РФдагы илчесенең 2010 елда Татарстанга визиты белән бәйле. Шулай ук Швейцария һәм Татарстанның бизнес вәкилләренең эшлекле очрашуын оештыру мөмкинлеге буенча фикер алышынды. Очрашуда шулай ук Швейцариянең РФдагы илчелеге атташесы Селин Изели да катнашты.
Яклар туристлык һәм күргәзмә-ярминкә эшчәнлеге өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү, һ.б. турында фикер уртаклаштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot