news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенә Альбина Шәвәлиева җитәкчелек итәчәк

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин ведомство коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте

  (Казан, 8 октябрь, «Татар-информ»). Элек Казан каласы Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе булган Альбина Шәвәлиева ТР Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнде. Бүген ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин ведомство коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

А.Песошин элеккеге җитәкче Эльмира Зарипованың ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры итеп билгеләнүен искәртте. Ул Республика Хөкүмәте исеменнән аңа идарә җитәкчесе вазыйфасындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

“Аның 2008-2014 еллар дәвамындагы эшчәнлек чорында зур күләмле оештыру эшләре, шулай ук электрон база һәм мәгълүмат системасын кертү буенча эш башкарылды, - дип билгеләп үтте Алексей Песошин. – Иң мөһиме сез Татарстанда демографик рекордны теркәдегез һәм Россия Президентының “май указлары”н гамәлгә ашыруда зур өлеш керттегез”. Ул Эльмира Зариповага ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды һәм яңа вазыйфада уңышлар теләде.

Идарәнең элеккеге җитәкчесе коллективка җайга салынган һәм уңышлы эш өчен рәхмәт белдерде. “Бергә алдыбызга куелган бурычларны үтәдек”, - дип ассызыклады ул.
Республикада гражданлык халәте актлары электрон мәгълүмат базасына кертелгән, электрон хезмәтләрдән уңышлы кулланалар, дип билгеләп үтте Зарипова. Шулай итеп, никахларын законлаштыруга бирелгән 10 гаризаның 9 ы - электрон рәвештә.

ТР Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин, ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфасы мөһим һәм четерекле дә, шуңа күрә бу өлкәдә эш тәҗрибәсе булган кешене билгеләү карар ителде, дип билгеләп үтте.

Ул элек Казан каласы Башкарма комитеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфасын башкарган Альбина Шәвәлиева ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү турындагы указны белдерде. “Идарәнең бөтен традицияләре дә дәвам ителәчәгенә ышанам, төгәл һәм нәтиҗәле эш телим”, - диде Песошин.

 Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева 1977 елның 8 августында Казанда туган. 1999 елда юриспруденция белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлаган.

12.1999-08.2003 – «Клишин и партнеры» территорияара адвокатлар коллегиясендә стажер, адвокат;

08.2003- 04.2006 - «Адвокат Б.С.Рыбак и партнеры» коомерциячел булмаган адвокатлар партнерлык коллегиясендә адвокат;

04.2006-03.2007 – Казан каласы Башкарма комитетында эшләр белән идарә итүче, баш белгеч; ЗАГС идарәсе башлыгы урынбасары, җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы;

30.03.2007 – октябрь 2014 – Казан шәһәре Башкарма комитетының ЗАГС идарәсе җитәкчесе.

(Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100