news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинетының социаль-икътисади үсеше фаразлары турындагы утырышы интернетта трансляцияләнәчәк

Чара 9.00 сәгатьтә башлана

 (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә интернет челтәрендә ТР Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасының 2015 елга һәм 2016-2017 план чорына социаль-икътисад үсеше фаразлары һәм 2015 елга һәм 2016-2017 план чорына Татарстан Республикасы консолидацияләнгән бюджет проекты” турындагы утырышы трансляцияләнәчәк.

Утырышта Татарстан Преиденты Рөстәм Миңнеханов катнаша.

Утырышта интернет челтәреннән файдаланучы һәркем ТР Хөкүмәтенең рәсми порталына (www.prav.tatarstan.ru) кереп виртуаль катнашучы була ала. Порталның баш битендә туры трансляциягә сылтама белән баннер урнаштырылачак.

Утырыш 9.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100