news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Министрлар Кабинетында “Татнефть”нең 2009 елдагы эшчәнлеге хакында фикер алыштылар
Компания Директорлар советы утырышын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде
Скопировать ссылку
(Казан, 29 март, “Татар-информ”). Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татнефть” ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышын үткәрде. Утырыш Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Утырышта компаниянең гыйнвар-февраль айларында бюджеты үтәлешенә нәтиҗә ясалды, апрель ае һәм 2010 елның икенче кварталына бюджеты расланды, 2009 елда “Татнефть” ААҖ тарафыннан башкарылган финанс-хуҗалык эшчәнлеге һәм кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре хакында фикер алышынды.
2009 елда компания нефть ятмаларында 25,85 миллион тонна “кара алтын” чыгарылган, бу 2008 ел күрсәткеченнән 84,3 мең тоннага артык. Иярчен газ чыгару күләме 756,5 миллион кубометр тәшкил иткән. 280 нефть чыгару скважинасы файдалануга тапшырылган, алар тарафыннан 422,6 мең тонна нефть табылган.
Тәҗрибә-сәнәгать эшләре барышында 2009 елда Ашальчи нефть чыганагында өч пар горизонталь скважинадан 18,4 мең тонна югары сутлы нефть чыгарылган.
2009 елда “Татнефть” тарафыннан Россия Федерациясе территориясендә 23 яңа скважина борауланган. Шулай ук Сүриядә нефть ятмасы ачылган, разведка ясау максатыннан дүрт скважина борауланган. Ливиядә ике скважина борауланган.
Финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә салым салуга кадәр 67,9 миллиард сум күләмендә табыш алынган, бу узган елга караганда 18 миллиард сумга артык. Барлык дәрәҗәдәге бюджетларга күчерелгән салым һәм түләүләрнең гомуми күләме 175,7 миллиард сум тәшкил иткән. Татарстан Республикасының консолидацияләнгән бюджетына 21,7 миллиард сум күчерелгән, бу 2008 елга караганда 12 процентка күбрәк.
“ТАНЕКО” Нефть эшкәртү һәм нефть химиясе заводлары комплексы төзелешен исәпкә алган хәлдә “Татнефть” компанияләр төркеме буенча инвестицияләрнең гомуми күләме 104,3 миллиард сум тәшкил иткән, бу узган елга караганда 23,3 миллиард сумга артык.
Утырышта шулай ук “Татнефть” ААҖндә нефть чыганакларын ачу һәм эксплуатацияләүдә яңа технологияләр кертү турында мәгълүмат китерелде.
Компаниядә яңа скважиналарның 95 процентка якынын коллектор үзлекләрен саклау буенча нәтиҗәле яңа технологияләр кулланып бораулыйлар. Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру алымнарын куллану хисабына 2009 елда 11,6 миллион тонна нефть чыгарылган. Бу барлык күләмнең 45 проценты дигән сүз.
Директорлар советы шулай ук “Татнефть” ААҖ эшчәнлегенә бәйле башка мәсьәләләрне дә карады, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2