news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Министрлар Кабинетында Ростов-на-Донуда авиаһәлакәттә үлүчеләрне бер минут тынлык белән искә алдылар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 мартка каршы төндә "Boeing 737-800" авиалайнерының һәлакәткә юлыгуын зур фаҗига буларак атады

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинетында киңәшмәдә катнашучылар Ростов-на-Донуда авиаһәлакәттә үлүчеләрне бер минут тынлык белән искә алды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 19 мартка каршы төндә "Boeing 737-800" авиалайнерының һәлакәткә юлыгуын зур фаҗига буларак атады. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте йортында традицион киңәмә барышында белдерде.

Рөстәм Миңнеханов һәлак булучыларның гаиләләре һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Искәртеп узабыз: "FlyDubai" авиакомпаниясенең "Boeing-737-800" пассажир самолеты бортында 62 кеше булган. Самолет Дубайдан рейс кылган. Бүген иртәнге 3.42дә Ростов-Дон аэропортында катлаулы һава торышы шартларында һава судносы һәләкаткә юлыккан.                                    

news_right_1
news_right_2
news_bot