news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинетында Казан үзәгендә объектлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары хакында фикерләштеләр

Килештерү өчен проектларны Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Казанның үзәк өлешендә объектлар төзү һәм реконструкцияләү проектлары хакында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәләгә багышланган киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Килештерү өчен проектларын Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева тәкъдим итте.

Киңәшмәдә ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты. Аерым алганда, Мәрҗани урамынданы аз катлы йортларын реконструкцияләү проекты, Федосеевская урамындагы Халыкара белем бирү үзәге (3-4 катлы бина булган панорамага туры килә), Университет урамындагы кунакханә комплексы, Карл Маркс урамындагы 53 нче йортка янкорма һәм башка проектлар тикшерелде. Киңәшмәдә катнашучылар Маяковский - Некрасов урамындагы төзелеп бетмәгән күп катлы бинага бәйле вәзгыять хакында да фикерләштеләр (бина озак вакыт төзелеп бетә алмый, 88 өлешкә кереп фатир салучы төзелеш турындагы карарны көтә). Объект төзелеп бетәчәк.

Рөстәм Миңнехановка Мәскәү - Яхин урамнары чатындагы автосалон төзү проектын да күрсәттеләр. Проектта пыяла фасад каралган, ул исә микрорайондагы күренешкә туры килми. ТР Президенты я объектның фасадын үзгәртергә яки төзүчегә бинаны шәһәрнең башка өлешенә күчерергә тәкъдим итте.

Аннары киңәшмәдә катнашучылар, алган кисәтүләрне истә тотып, яңадан эшләнгән объектларны карадылар. Аерым алганда, Нариман урамы, 66 нчы йорт адресы буенча урнашкан бина (объектның катлары киметелгән), Маяковский урамындагы  офис бинасы (проект кисәтүләрне истә тотып үзгәртелгән), Гладилов урамы 55 нче йорт адресы буенча бина (фасады яңадан эшләнгән) проектлар хупланды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.              

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100