news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинетында караучысыз яшүсмерләр проблемасы буенча фикер алыштылар

Бүгенге көндә Татарстанда 1500 балигъ булмаган бала беркайда да укымый һәм эшләми

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Еникеев). Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә Татарстан республикасының хокук бозуларын кисәтү буенча хөкүмәт комиссиясе утырышы узды.
Утырышның төп темасы - эчке эшләр органнарында исәптә торган һәм төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә һөнәр ала алмаган балигъ булмаган балаларны укыту мәсьәләсе буенча фикер алышу иде.
ТР эчке эшләр министрының урынбасары Евгений Дәүләтшинның сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 1500 балигъ булмаган бала беркайда да укымый һәм эшләми, аларның 300гә якыны – кызлар. Хәзерге вакытта РОСТО (ДОСААФ) та 730 бала укый, укыган 253 кеше Кораллы көчләр сафына хезмәт итәргә җибәреләчәк.
Бүген Хөкүмәт тарафыннан яшьләрнең укуын тулысынча дәүләт тәэмин итү мөмкинлеге табылган. Моның өчен балигъ булмаган балаларга эшсез статусы алу өчен хезмәт һәм мәшгульлек үзәгенә исәпкә басарга кирәк. Районнардан килеп укучылар Казан югары хәрби-команда училищесы базасында бушлай белем алачак, ә казанлылар - Усад, Аксубай, Сарман, Апас һәм Чистай районнарында РОСТО (ДОСААФ) уку йортларында, беренче этапта Казан танк училищесы да катнашачак.
Равил Моратов сүзләренчә, беренче вакытта төп көчләрне 16–18 яшьлек егетләрне укытуга юнәлтергә кирәк. ТР Премьер-министрының беренче урынбасары муниципаль район башлыкларына беренче төркемгә кемнәр эләгүен билгеләргә һәм балигъ булмаган арасында катгый дисциплина булдыруны таләп итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100