Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Министрлар Кабинетында дәүләт гражданлык хезмәткәрләре конкурсында җиңүчеләрне котладылар
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне бүләкләде
(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында “Татарстан Республикасы иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрне бүләкләде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
“Татарстан Республикасы иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре” республика конкурсы ел саен Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте абруен күтәрү, дәүләт идарәсе тәҗрибәсен тарату, иң яхшы гражданлык хезмәткәрләрен ачыклау һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә.
Быел конкурс тармакара идарә, законлылыкны тәэмин итү, халык һәм территорияләр куркынычсызлыгы, икътисад секторы белән идарә, социаль өлкә белән идарә, дәүләт органнары эшчәнлегенең мәгълүмат, документаль, финанс-икътисад, хуҗалык һ.б. өлкәләрдә тәэмин ителеше кебек номинацияләрдә узды. Моннан тыш, һәр номинация катнашучысының вазыйфасына карап ике категориягә бүленгән иде.
Конкурста катнашучылар ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендәге конкурс комиссиясенә үз эшләрен тәкъдим итте. Конкурска 90 эш тапшырылган, аларның 35е сайланып алынган, ә бүген иң яхшы 12 эш авторына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүләкләр тапшырды.
ТР Президенты җиңүчеләрне котлады һәм республикада дәүләт идарәсе нәтиҗәлелеген күтәрү өчен мондый конкурслар үткәрүнең мөһим булуын ассызыклады.
Фотосурәт president.tatarstan.ru сайтыннан алынды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз