news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Министрлар Кабинетында авыл хуҗалыгы базарларын контрольда тоту буенча оператив штаб утырышы узды

Татарстан Республикасы Прокуратурасы белән Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе тикшерү чаралары үткәрде

(Казан, 4 февраль, «Татар-информ»). Бүген ТР Хөкүмәте йортында Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы продукциясе базарлары, чимал һәм азык-төлек торышын контрольда тоту буенча оператив штаб утырышы узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Алексей Песошин алып барды. Оператив штаб әгъзалары төп туклану продуктлары бәяләре арту һәм шул сәбәпле туган хәл турында фикерләште.

Утырышта Алексей Песошин белдергәнчә, республикада төп туклану продуктлары бәяләре буенча даими мониторинг ясала. Шулай итеп, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстанстат, Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге муниципаль берәмлекләр Башкарма комитетлары катнашында мониторинг ясауда катнаша.

Татарстан Республикасы прокуратурасы Монополиягә каршы федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе белән республика территориясендә эре федераль сәүдә челтәрләрендә тикшерүләр алып барды, дип белдерде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы прокуроры беренче урынбасары Артем Николаев республика территориясендә эре федераль сәүдә челтәрләрендә тикшерү нәтиҗәләре турындагы доклад белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, азык-төлек бәясен нигезсез арттыруны булдырмау өчен үткәрелгән. Артем Николаев азык-төлек бәяләрен арттырган сәүдә челтәрләрен һәм кабул ителгән чаралар турында белдерде.

Авыл хуҗалыгы продукциясе базарындагы вазгыять турында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңлатма бирде.

Утырышта катнашучылар шулай ук ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагындагы социаль учреждениеләр өчен дәүләт сатып алулары, республика товар җитештерүчеләре продукцияләрен сатып алу мәсьәләре буенча фикерләштеләр.

ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Рашат Фәттахов, һ.б. доклад белән чыгыш ясады, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot