news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Министрлар Кабинеты Түбән Камада БПЛА һөҗүменнән зыян күрүчеләргә түләүләр билгеләде

Татарстан Министрлар Кабинеты карары нигезендә, Түбән Камага БПЛА һөҗүме вакытында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм зыян күрүчеләргә бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк. Тиешле документны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Һәлак булучыларның гаиләләре һәр һәлак булучы өчен 2 млн сум алачак - сумма гаилә әгъзалары арасында тигез өлешләргә бүленәчәк. Сәламәтлекләренә авыр яки уртача зыян килгәннәргә 600 мең сум, җиңелчә зыян күрүчеләргә – 300 мең сум түләнәчәк.

Шулай ук милеген югалтучыларга да түләүләр каралган: өлешчә югалткан очракта – 78 375 сум һәм тулысынча югалткан очракта – 156 750 сум.

Моннан тыш, Түбән Кама районы хакимиятенә атна дәвамында халык милкенә килгән зыянны бәяләү тәртибен эшләргә һәм һөҗүм нәтиҗәсендә мөлкәтен югалтучыларга түләүләрне оештырырга тәкъдим ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot