news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышын онлайн режимда карап була

Утырышта республика товар җитештерүчеләре продукциясен базарга этәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар

  (Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисади советның чираттагы утырышы ачык форматта узачак. Утырышта республика товар җитештерүчеләре продукциясен базарга этәрү мәсьәләләре буенча фикер алышачаклар. Икътисади совет утырышын республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрә.

Утырышта интернет челтәреннән файдаланучы һәркем ТР Хөкүмәтенең рәсми порталына (www.prav.tatarstan.ru) кереп виртуаль катнашучы була ала. Порталның баш битендә туры трансляциягә сылтама белән баннер урнаштырылачак.

Моннан тыш, республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференэлемтә оештырылачак. Чара 11 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100