news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең яңа бинасы булачак

Архив учреждениеләренә бина җитмәү проблемасы кискен булып кала

(Казан, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Архив учреждениеләренә документлар саклау өчен мәйдан кытлыгы һаман да кискен булып кала. Әлеге проблеманы бүген ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш архив идарәсенең киңәйтелгән коллегия утырышында идарә башлыгы Данил Ибраһимов ассызыклады.

Баш архив идарәсенең Казанда Кремль урамында урнашкан бинасы федераль әһәмияткә ия тарихи мирас һәйкәле булып тора. “Без инде 4 ел элек үк бу бинаны чиркәү әһелләренә кайтарырга тиеш идек”, - диде Данил Ибраһимов. Аның әйтүенчә, дәүләт архивларының тулы куәтле эшчәнлеген тәэмин итү өчен, мәйданы 30 мең кв. м дан да ким булмаган бина кирәк. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрылыгы Премьер-министр йөкләмәсе буенча Декабристлар урамы, 4 йорт адресы буенча яңа бинаның эскиз проектын әзерләгән.

Д. Ибраһимов әйтүенчә, узган елда муниципаль берәмлекләр тарафыннан архив документларының сакланышын тәэмин итүне яхшырту буенча күләмле эш башкарылган. Әтнә, Биектау, Түбән Кама муниципаль архивларына яңа биналар салынган. Кукмара, Чистай муниципаль архивларына документлар саклау өчен өстәмә мәйданнар бирелгән. Саба муниципаль районы архив саклау бинасында капиталь ремонт төгәлләнгән, Сарман районы архив саклау бинасында шулай ук ремонт үткәрелгән, Аксубай архивы бинасында ремонт башланган.

Шул ук вакытта кайбер муниципаль архивларда, документларны саклауда норматив шартларны тәэмин итү өчен, матди-техник база булдыру проблемасы бар. Идарә башлыгы әйтүенчә, Азнакай, Актаныш, Әлки, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кама Тамагы, Лаеш, Минзәлә, Спас, Тукай, Теләче, Балык Бистәсе, Тәтеш, Чирмешән муниципаль районнарына архив материаллары саклау биналары өчен өстәмә мәйданнар таләп ителә. Болардан тыш, 6 архив бинасында янгын сигнализацияләре бөтенләй юк, 13 архив бинасына сак сигнализацияләре кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot