Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче дин эшләре Шурасы Татарстанда яшәүче яһүдләргә Пейсах бәйрәме уңаеннан котлау юллады
ТР Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче дин эшләре Шурасы Татарстанда яшәүче яһүдләргә Пейсах бәйрәме уңаеннан котлау юллады
(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иудаизм динендәгеләр 24 апрельдән алып 1 майга кадәр Пейсах бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршында эшләп килүче дин эшләре Шурасы республикадагы яһүд җәмәгатьчелегенең баш раввины Ицхак Гореликка котлау юллады.
«Сезне һәм Татарстандагы яһүд җәмәгатьчелеген чын күңелдән азатлыкка, татулыкка һәм тынычлыкка өндәүче Пейсах бәйрәме белән тәбрик итәм. Әлеге бәйрәм сезнең йортларыгызга шатлык, тынычлык һәм алдагы көннәргә ышаныч алып килсен. Сезнең җәмгыять тарафыннан эшләнгән хәйрия эшләре һәм күпмилләтле Татарстанның рухи үсешенә керткән өлеше аеруча игътибарга лаек. Киләчәктә дә шул юнәлештә эшләргә язсын. Сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын сезгә!», - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз