news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Министрлар Кабинеты «Изге Болгар җыены»н июнь аенда үткәрү турында карар чыгарды

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнаша.

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Быел Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан Ислам дине рәсми рәвештә кабул ителгән көнгә багышланган «Изге Болгар җыены» 5-6 июньдә узачак. Татарстан Хөкүмәтенең шул хактагы карары ТР хокукый мәгълүмат порталында дөнья күргән.

Чара Болгар музей-тыюлыгы территориясендә узачак, анда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнаша.

«Изге Болгар җыены» кысаларында ислам турында лекцияләр, намаз дәресләре, Бөтенроссия көрәш ярышлары, ат чабышлары, мөселман модасын күрсәтү һ.б. чаралар узар дип көтелә.

Чарага әзерлек эшләрен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100