news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Министрлар Кабинеты белән Россия дипломатлары ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде

Россия дипломатлары ассоциациясе советы рәисе белән ТР Премьер-министры хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты

  (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Министрлар Кабинеты белән “Россия дипломатлары ассоциациясе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Документка ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Россия дипломатлары ассоциациясе советы рәисе Игорь Халевинский имза салды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Килешүне имзалау алдыннан Илдар Халиков белән Игорь Халевинскийның кыска вакытлы очрашуы узды, анда ТР Министрлар Кабинеты башлыгы, Казан “Евразия икътисади интеграциясе: казанышлар һәм проблемалар” форумын үткәрү урынына әйләнде, дип билгеләп үтте һәм Татарстанны халыкара мәйданда танытуда ярдәм итүләре өчен рәхмәт белдерде.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.

news_right_1
news_right_2
news_bot