Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Милли музееның генераль директоры студентлар белән очрашачак
ТР Милли музееның генераль директоры студентлар белән очрашачак
(Казан, 11 апрель, "Татар-информ", Диләрә Рәхимова). 13 апрельдә ТР Милли музееның 110 еллыгына багышланган чаралар кысаларында музейның генераль директоры Геннадий Муханов Казан студентлары белән очраша. Музейның конференцияләр залында сүз Мария Цветаева һәм Борис Пастернак шигърияте турында барачак.
Филология фәннәре кандидаты Геннадий Муханов - Бөек Ватан сугышы елларында Чистайда эвакуацияләнгән рус шагыйрьләренең тормышына һәм иҗатына багышланган "Чистопольские страницы" китабының авторы.
Әлеге очрашу Милли музей белән Казан дәүләт педагогика университетының рус һәм чит телләр кафедрасы белән бергә әдәбият өлкәсен өйрәнү кысаларында оештырылган мәдәни программаның бер өлеше булып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз