Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Милли музеенда әниләрне котлыйлар
Аларга бүләкләр бирү, экскурсияләр оештыру ниятләнә
(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). ТР Милли музеенда Әниләр көненә багышланган чаралар уздырылуы көтелә. Әлеге бәйрәм ел саен ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә.
Быел 27 ноябрь көнне көндезге 3 тә 5 яшь әни һәм аларның балалары, алтын туйларын билгеләп үтүче 5 пар, аларның гаилә әгъзалары катнашында бәйрәм чарасы уздырыла. Алтын туйларын билгеләп үтүчеләрне музейның конференц-залында тантаналы бүләкләү көтә. Ә яшь әниләргә дәүләт ана капиталын алыр өчен сертификатлар тапшыру ниятләнә. Музей исә, үз чиратында, һәрбер кунакны музей коллекцияләре хакындагы китап белән бүләкләячәк.
Музейга килүчеләр өчен кызыклы экскурсияләр, Идел Болгары, Алтын Урда, Казан ханлыгы һәм XVIII гасыр Казан губернасы чорына караган тарихи музей экспонатлары, күптән түгел генә ачылган “Билгесез бөек сугыш” күргәзмәсе белән таныштыру оештыру да планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.
Чараны Казан шәһәре ЗАГС идарәсе бүлеге, ТР Пенсия фондының Идел буе районы буенча идарәсе һәм ТР Милли музее оештыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз