Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Милли музеенда «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе узачак
1 июнь, Халыкара балаларны яклау көнендә, ТР Милли музее һәм аның филиалларында гадәттәгечә бик матур акция үтәчәк. «Музей – мөмкинлекләр мәйданы» исемле бу чарада Казанның яшь экскурсоводлары музей эшендә үзләренең көчен сынап карыйлар. Чарада катнашучылар арасында Казан шәһәренең төрле мәктәпләре янындагы җәйге лагерьдә ял иткән, музей эшен яратучы мәктәп укучылары. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Яшь музей сөючеләр 1 июнь көне буе Милли музейның үзендә, Е.А.Боратынский музеенда, Габдулла Тукай әдәби музеенда, Ш.Камал мемориаль музеенда, Бөек Ватан сугышы мемориал-музеенда һәм Красновидово авылындагы М.Горький музеенда барлык кунакларга үзләре экскурсия үткәрәчәк.
Чарада Казанның төрле районнарында урнашкан мәктәпләр катнаша. Акциядә катнашыр өчен балалар экскурсия текстын әзерлиләр, музей экспозицициясенең төрле өлешләре буйлап тарихи белем туплыйлар, экскурсия үткәрүнең серләренә төшенәләр.
Чараның соңында язучы Айрат Бик-Булатовның балалар өчен чыккан «Ничек Көрәнтешкә борыны ярдәм иткән» исемле яңа китабын тәкъдим итү дә булачак. Акциядә катнашкан барлык балаларга да бу өр-яңа кечкенә Көрәнтеш маҗаралары турындагы китап бүләк ителәчәк.
«Музей – мөмкинлекләр мәйданы» акциясе балалар һәм яшүсмерләрдә ватанпәрварлык хисен тәрбияләүдә зур урын алып торачак, тарих һәм туган якны өйрәнү, музей эшенең серләренә төшенергә һәм киләчәктә һөнәр сайлауда бик файдалы һәм яхшы мөмкинчелек бирә. Хәзерге заман талапләрендә бу бик мөһим чара, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз