news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли музеенда галим Т.Шумовский турында “Көнчыгыштан яктылык” проекты тәкъдим ителде

Күренекле галим Т. Шумовский тәрҗемәсенең үзенчәлеге шунда: ул классик көнчыгыш традициясе нигезендә, фәнни анализ юлын сайлый һәм шул ук вакытта мөселман мохитендә кабул ителгән традицион аңлатуларны саклый

(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Милли музеенда “Россия музейларында ислам мирасы: өйрәнү, атрибуция, интерпретация” дигән фәнни-гамәли конференция кысаларында тарих фәннәре докторы, тәрҗемәче, Ислам тарихы һәм гарәп урта гасыры өлкәсендәге Россия тикшеренүчесе Т.А. Шумовскийның "Поэтическое изложение Корана" дигән китабы турында сөйләүче “Көнчыгыштан яктылык” дип аталган мәдәни-белем бирү проекты тәкъдим ителде. Әлеге чара вакытында күренекле галим Теодор Шумовскийның шәхесе турында бай мәгълүмат бирелде.

Бу проектның авторы - Санкт-Петербург шәһәрендә милләттәшебез Әлфия Рәхмәтулина. Ул күп еллар дәвамында Теодор Шумовский белән дустанә элемтәдә эшли, аның фәнни һәм иҗади мирасын киң җәмәгатьчелеккә чыгаруда үзеннән зур өлеш кертә.
Т. Шумовский - Коръәннең тәрҗемәсен эшләгән кеше. Бу хезмәтнең максаты – рус телле укучыларны фәнни анализга нигезләнгән тәрҗемә белән таныштыру. Ул аңлаешлы тел белән эшләнгән, мөселманнарга һәм мөселман булмаганнарга адреслана.
Россиядә Т.Шумовскийга кадәр Г.С. Саблуков һәм Теодор Шумовскийның укытучысы, илебездә гарәп телен, мәдәняитын һәм тарихын өйрәнү юнәлешенә нигез салучы И.Ю.Крачковский тарафыннан эшләнгән тәрҗемәләр танылган булган. Бу ике хезмәт тә прозаик булган. Т.Шумовский Коръән текстын фәнни яктан аңлатып бирүгә алынган.
Әлфия Рәхмәтулина сүзләренчә, күренекле галим күңелендә изге Китапны тәрҗемә итү теләге Сталин лагерьларында утырган вакытта ук туа. Төрмәләрдә 22 чит тел өйрәнгән галим шигырьләрне тәрҗемә кыла торган була. Әмма Коръәнгө туксанынчы еллар башында гына тотына һәм фәнни асыллы тәфсир барлыкка килә. Ул урамда аягын сындырганнан соң, бу дөньядан изге Китапны тәрҗемә итмичә китмәячәген аңлый.
Т. Шумовский тәрҗемәсенең үзенчәлеге шунда: ул классик көнчыгыш традициясе нигезендә, фәнни анализ юлын сайлый һәм шул ук вакытта мөселман мохитендә кабул ителгән традицион аңлатуларны саклый. Галимнең хезмәте – шигъри формада. Т.Шумовский үзе моны Коръәннең рифмалы итеп бирелүе белән аңлата.
Мәскәүдә дөнья күргән тәфсир билгеле бер сәбәпләр аркасында халыкка барып җитми. Икенче басма 1999 елда Санкт-Петербургта меценат Рөстәм Сираҗетдинов ярдәмендә чыгарыла. 2001 елда чыккан өченче басма бүләк итү өчен бик уңайлы була. 2009 елда шигъри Коръән тәфсиренең беренче аудиоверсиясе дөнья күрә. Ул Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдинның фатихасын ала.
Бүген Т.А. Шумовскийның "Поэтическое изложение Корана" дигән китабы турында сөйләүче мәдәни-белем бирү проектын тәкъдим итү вакытында Әлфия Рәхмәтулина ТР Милли музеена Коръәннең тәрҗемәсе басылган 4 китап бүләк итте. Милли музей үз чиратында Әлфия Рәхмәтулинага һәм бу хезмәтләрне музейга бүләк итәргә булышкан Ренат Мортазинга Рәхмәт хатларын тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100