news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли музеенда Беренче Бөтендөнья сугышына багышланган күргәзмә эшли башлый

Анда солдатларның шәхси әйберләре, төрле интерьер үрнәкләре һ.б. күрергә мөмкин

 (Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Быел Беренче бөтендөнья сугышы башлануының 100 еллыгы билгеләп үтелә. Россиядә бу датага бәйле булган күргәзмәләр ачылып, эшли башлады инде.

Истәлекле вакыйга кысаларында ТР Милли музеенда иртәгә көндезге 3 тә “Билгесез Бөек сугыш. 1914-1918” күргәзмәсе ачыла.

Күргәзмәдә сугыш чорын чагылдырган экспонатлар урын алган. Алар ватандашларыбызның туган илне саклауга керткән өлешен күзалларга ярдәм итә.

Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында безнең төбәк бик зур роль уйнаган. Ватанны сакларга фронтка меңәрләшән солдат киткән, яралыларны да бездә дәвалаганнар. Күргәзмәдә Казан хәрби училищесын тәмамлаучыларның фотоальбомнары урын алган, Казан хәрби округы штабы кабинеты интерьеры тәкъдим ителгән.
Солдатларның, офицерларның окоплардагы авыр тормышын гәүдәләндергән әйберләре: кораллар, радио элемтә җайланмалары, фотоальбомнар, хатлар һ.б. да ачылачак әлеге күргәзмәдә урын алган.

...1914 елның көзендә үк Казанга яралы солдатларны кайтара башлыйлар. Алар дәваланган медицина кабинетлары да бу күргәзмә кысаларында тамашачыларга тәкъдим ителә. Шулай ук анда медицина учреждениеләре хисапларын, инструментларын, фотосурәтләрен күрергә мөмкин.
Күргәзмәнең гомуми мәйданы 500 квадрат метрны тәшкил итә. Анда Казан губерниясенең сәнәгать оешмаларының ул чордагы эшчәнлеге, газета-журналлар, нәшрият басмалары—болар барысы да ул чор мохитен танып-белергә ярдәм итәчәк, дип белдерә музейның матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100