Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Милли музеенда – “Бүләкләр көне”
1-5 апрель көннәрендә Татарстанның Милли музее традицион “Бүләкләр көне”н үткәрә.
(Казан, 25 март, “Татар-информ”). 1-5 апрель көннәрендә Татарстанның Милли музее традицион “Бүләкләр көне”н үткәрә. Чараның бурычы – тарихи-мәдәни мирасны саклап калу максатыннан музей фондын экспонатлар белән баету.
2011 елда татар шагыйре Габдулла Тукай тууга - 125 ел, татар композиторы Нәҗип Җиһанов тууга 100 ел тула. Шул нисбәттән Милли музей күренекле шәхесләр белән бәйле предметларны, шәхси архивларны җыю эшенә ярдәм күрсәтергә чакыра.
Бүгенге көндә Милли музейда төбәкнең тарихы һәм үсеше турында мәгълүмат бирә торган 890 мең экспонат саклана. Алай да музейда инкыйлабка кадәрге һәм совет чорына караган материалларның күп булмавы белән бәйле “ак тап”лар бар. Музей бу чорларга караган предметларны кабул итәргә әзер. Барлык бүләкләр ел саен уздырылып килә торган бәйгедә катнашачак. Конкурс номинантлары ТР Милли музееның мактаулы бүләкләр китабына кертеләчәк. Раритет әйберләрне музей фондына бүләк иткән кешеләр “Музей хәйриячесе” исеменә һәм көмеш билгегә лаек булачак.
5 апрельдә музейда бүләкләр күргәзмәсе оештырылачак. Шул ук көнне 14 сәгатьтә бүләкләү тантанасы да үтәр дип көтелә. Бу турыда ТР Милли музееның матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз