news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли музеена һәм аның филиалларына керү 1 августта бушлай булачак

Казанлылар һәм шәһәр кунаклары 1 августта Татарстанның Милли музеена һәм аның филиалларына бушлай керә алачак. Акция айның беренче сишәмбесендә уза, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Акция Габдулла Тукай әдәби музеена, М.Горький һәм Ф. Шаляпин музеена, В.Ленинның музей-йортына, М.Җәлилнең музей-фатирына, Е.Боратынскийның музей-йортына, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалына, Ш.Камалның мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена һәм К.Насыйри музеена кагылачак.

Учреждениеләрнең эш графигы белән ТР Милли музее сайтында «Филиаллар» дигән таблицаны сайлап танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot