Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Милли музее Яңа елга ярминкәләр уздыра
Анда кулдан эшләнгән әйберләрне сатып алырга мөмкин
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). 20, 21 декабрь көннәрендә ТР Милли музеенда “Музей базары” Яңа ел бүләкләре ярминкәсе оештырыла.
Мондый чараның Милли музейда беренче генә уздырылуы түгел. Халык һөнәрчелеген саклап калуны максат иткән. “Музей базары” ярминкәсе үз иҗатларын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим итүдә оста куллар өчен менә дигән мәйдан булып тора. Ярминкә быел 3 нче тапкыр уздырылачак, ул Казан һәм башкала кунаклары арасында популярлыгын югалтмый.
Анда кулдан тукып эшләнгән әйберләр, күн мозаика эшләнмәләре, челтәр итеп бәйләнгән, чигелгән, сәйләннән эшләнгән, агачка рәсем төшерелеп ясалган әйберләр, зәркән, таштан, күннән һ.б. материаллардан ясалган бизәнү әйберләрен сатып алырга мөмкин булачак. Аларны сатып алу гына түгел, ә Яңа елга бүләкләрне: йомшак уенчыклар, бәйрәм тәбрикнамәсен, балчыктан чүлмәк яки сыбызгы кебек предметларны үз кулларыгыз белән ясау мөмкинлеге дә тудырыла. Шулай ук, челтәр яки йон оек бәйләргә, рәсем ясарга да өйрәтәчәкләр.
Кунакларны бүләкләр генә түгел, ә кызыклы күңел ачу программасы да көтә. Мастер-класслар, күңелле конкурслар, Казанның фольклор ансамбльләре чыгышлары — болар барысы да тамашачыларның күңелен күрер өчен эшләнгән, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.
Ярминкәләр 20 декабрьдә көндезге 11 дән кичке 8 гә, 21ндә исә көндезге 10 нан кичке 6 га кадәр дәвам итә. Белешмәләр өчен телефоннар: 292-89-84, 292-87-18.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз