Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Милли музее “Уенчыклар илендә − Яңа ел могҗизалары”н күрергә чакыра
Анда революциягә кадәр чыгарылган предметлар да урын алган
(Казан, 19 декабрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Милли музеенда “Уенчыклар илендә − Яңа ел могҗизалары” күргәзмәсе эшли башлады. Анда балалар һәм чыршы бизи торган төрле чорда чыгарылган уенчыкларны күрергә мөмкин. Шулай ук, революциягә кадәр эшләнелгән Яңа ел открыткаларын, XX гасырда балалар бүлмәсе һәм залның Яңа ел алдыннан бизәлгән интерьерын карарга да була.
Күргәзмәгә килүчеләр тарихи сәгатьләр, мебель, Яңа ел бизәкләре, Кыш бабай һәм Кар кызының төрле сыннары тупланмасын да күрә ала. Ә Яңа елга дип бизәлгән чыршы исә чарага бәйрәм рухы өстәп тора.
Кар тавы, элеккеге чаналар, чаңгылар, тимераяклар безнең яктагы кышның нинди матур булуына тагын бер кат инанырга ярдәм итә.
Нәниләр өчен “Кыш бабай остаханәсе” дә эшләячәк, дип кызыктыра музейның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз