news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли музее Россия көненә багышланган программа әзерләде

Татарстанның Милли музее Россия көненә багышланган бәйрәм программасын әзерләде.

12 июньдә 12:00 сәгатьтә Мәскәүдән килгән «ДеТвоРа» хоры концерты башлана. Артистлар халык җырларын һәм илебез композиторлары әсәрләрен башкарачак. «ДеТвоРа» хоры 2018 елда оештырылган һәм күп кенә бөтенроссия фестивальләре һәм конкурслары лауреаты булып тора. Ул 1-3 сыйныф укучыларын берләштерә.

13:00 сәгатьтә М.А.Балакирев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе каршында 2013 елдан бирле эшләп килүче «Сукно бистәсе» Казан фольклор ансамбле чыгыш ясаячак.

Музейның матбугат хезмәтендә әйтелгәнчә, бәйрәм кунакларын шулай ук уен-юаткычлар, биюләр һәм халык көенә җырлар көтә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot