news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли музее “Музей мозаикасы” программасын тәкъдим итә

Аның кысаларында музей дәресләре, экскурсияләр, интерактив лекцияләр һәм мавыктыргыч уеннар узачак

 (Казан, 16 март, “Татар-информ”). Язгы каникуллар вакытында ТР Милли музее укучылар һәм укытучылар өчен “Музей мозаикасы” дип аталган программа әзерли. 23- 29 мартта кадәр музей дәресләре, экскурсияләр, интерактив лекцияләр һәм мавыктыргыч уеннар узачак.

Һәр чара барышында укучылар үзләре өчен кызыклы яңалыклар ала, иң мөһиме, бик сирәк очрый торган экспонатлар, коллекцияләр һәм халык гореф-гадәтләре белән танышып булачак.

Яшүсмерләрне элеккеге чор дөньясына мавыктыргыч сәяхәт көтә. Һәр көнне сәгать 10.00, 12.00, 14.00 да барлык мәктәп балалары уникаль интерактив праграммада катнашып, үзләрен сынап карый алачак.

Каникуллар вакытында Казан хәрби округының тарихына багышланган “Билгесез Бөек сугыш – шпионнар һәвәслеге” уенында катнашырга мөмкин. “Хәзинәләр эзләгәндә” уенында исә балалар музейның тарихи экспозицияләре һәм туган як тарихы белән танышачак. “Үрел, бау” дәресендә музей кунакларын билбау һәм каеш тарихы белән таныштыру, төрле төстәге җепләр белән кызыклы әйберләр, беләзекләр ясау ысулларын өйрәтү күздә тотыла. “Музей буенча сәяхәт” вакытында “Кунак сарае” тарихы белән танышырга мөмкинлек булачак. Музей фондларында сирәк очрый торган, хайваннарны, үсемлекләрне “Кыргый хайваннар дөньясы” программасы кысаларында күрергә мөмкин. “Мич янында кунакта” дип исемләнгән музей дәресендә музейның интерактив зонасында рус халкының гореф-гадәтләре, көнкүреш тормышы белән “Өй хуҗасы” таныштырачак. “Борынгы сугышчы” патриотик тәрбия бирү буенча дәрес кысаларында төрле чорларга караган солдатларның киемнәре, кораллары белән танышырга була.

26 март көнне сәгать 14.00 дән 16.00 гә кадәр музейга килгән кунаклар өчен театральләштерелгән “Җанлы экспозиция” эшләячәк, диелә музейның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Сораулар буенча (843) 292-89-84 номерлы телефонга шалтыратырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot