news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли музее «Музей этноинструментариясенә кереш: проблема, новация» дип аталган фәнни-гамәли семинар үткәрә

ТР Милли музее «Музей этноинструментариясенә кереш: проблема, новация» дип аталган фәнни-гамәли семинар үткәрә

(Казан, 25 сентябрь, «Татар-информ», Маһирә Миңнуллина). 27 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли музееның конференцияләр залында Милли музейның Мәдәният ассоциациясе менеджерлары белән бергә оештырган «Музей этноинструментариясенә кереш: проблема, новация» дип аталган беренче фәнни-гамәли семинары үтәчәк. ТР Милли музееның редакция-нәшрият бүлеге хәбәр итүенчә, әлеге семинар Милли музей хезмәткәрләре тарафыннан алып барылган «Музей музыкасы» проектын тормышка ашыруда мөһим чара булып торачак.

«Музей музыкасы» проектының авторы, быелгы Владимир Потанин хәйрия фондының «Үзгәрүчән дөньяда, үзгәрчән музей» грант конкурсының «Музей эзләнүләре» номинациясендә җиңеп чыккан ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, тарих фәннәре докторы, Н.Г. Җиһанов исемендәге Дәүләт консерваториясе профессоры Валерий Иванович Яковлев, координаторы – Татарстан Республикасы Милли музееның генераль директоры, тарих фәннәре кандидаты Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова.

Милли музей хезмәткәрләре эзләнү проектын гамәлгә ашыру өстендә һәрдаим актив эш алып бара. Музейда сакланучы музыка уен кораллары коллекциясен җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә, «Идел-Урал» буе халыкларының музыка уен кораллары» каталогын нәшер итү, «Музыка уен кораллары дөньясы» күргәзмәсен оештыру, «Музей музыкасы» дигән тематик экскурсияләр һәм концертлар үткәрү мөмкин булачак.

Семинарда Милли музейның генераль директоры, «Музей музыкасы» проектының координаторы Гөлчәчәк Рәхимҗан кызы Нәҗипова эзләнү проектының үзенчәлекләре һәм хәзерге Россия музейлары төзелеше үсешендә музей проектлары конкурсының мөһим чара булып торуы турында чыгыш ясаячак.

Россия, Идел-Урал, Татарстан халыкларының музыка уен коралларын өйрәнүдәге яңа фәнни юнәлешләр белән проект авторы Валерий Иванович Яковлев таныштырачак.

Семинарда шулай ук Казан дәүләт консерваториясе профессоры, Трның халык артисты, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шамил Хәмит улы Монасыйповта чыгыш ясаячак. Ул үзенең чыгышында музейда өйрәнелүче татар халкының традицион уен коралы – скрипка турында сүз алып барачак.

Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты профессоры, РФның һәм ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Фатыйх улы Халитов, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, 3нче санлы балалар музыка мәктәбе директоры Илдус Гыйниятулла улы Алмазов һәм Педагогика көллияте мөгаллиме, төбәк конкурслары лауреаты Мөдәррис Заһри улы Сәйфетдинов музыка мәктәбендә укучы балаларны тәрбияләүдә Милли музей фондларында сакланучы уен коралларының әһәмияте турында сөйләячәкләр.

Докладлар буенча фикер алышуда Казан шәһәре фәнни оешмалары һәм уку йортларыннан галимнәр, Республика фәнни-методик үзәге һәм Татарстан Респубдликасы Милли музее хезмәткәрләре, студентлар катнашачак.

Семинар традицион уен кораллары чыгышы белән тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot