Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Милли музее Муса Җәлилгә багышланган проект белән республика шәһәр һәм районнарына барырга ниятли
Бу хакта кичә “Татар-информ” МА да узган матбугат очрашуында билгеле булды
(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 2015 нче ел – Әдәбият елында ТР Милли музее яңа проект тәкъдим итә. Бу хакта кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстанның Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сөйләде.
Аның әйтүенчә, проект Муса Җәлилгә багышланган. “Безнең “Моабит дәфтәрләре” исемле искиткеч күчмә күргәзмәбез бар, теләге булган һәркем аларны татар телендә һәм рус теленә тәрҗемәсен укый алачак. Чын нөсхәсе битләрен актарырга бирә алмыйбыз, чөнки, билгеле булганча, Җәлил тоткын хәлендә шигырьләрен бик начар сыйфатлы кәгазьгә язган, ә безгә аларны киләчәк буын өчен дә сакларга кирәк. Без герой-шагыйрьнең тормышы һәм иҗатын күрсәтергә, шул рәвешле, яшь буында батырлык сыйфатын тәрбияләргә телибез. Үлем җәзасына дучар ителгән кеше психологик күзлектән шигырь яза алмый кебек, ә Җәлил булдыра алган”, - дип белдерде Гөлчәчәк Нәҗипова.
Әлеге проект белән музей хезмәткәрләре республиканың барлык районнарын йөреп чыгарга ниятли. “Без укучылар Казанга музейга килсен өчен, аларның сәфәрләрен түләү мәсьәләсендә администрация башлыклары белән сөйләшүләр алып барачакбыз, чөнки күп кенә гаиләләр мондый чыгымнарны тарта алмый”, - диде музей директоры.
Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда, Милли музей музей маршрутларын эшләп, Татарстан буенча оригиналь сәяхәтләр оештыра ала. “Укучы күпме генә дәреслек укыса да, укытучы күпме генә дәрес уздырса да, музейда күргәннәр истә кала. Балаларга, мәсәлән, сөйләмичә, Пушкинның хатыны Наталья Гончаровага хатын күрсәтү генә дә үзи ни тора!” – дип ассызыклады ул.
Музей директоры шулай ук габдулла Тукай исеме белән бәйле урыннар буенча “Шагыйрь бишеге” маршруты гамәлдә булуын да әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз