news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли музее ирекле керү көнен 5 апрель - шимбәгә күчерә

ТР Милли музее ирекле керү көнен 5 апрель - шимбәгә күчерә
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстанның Милли музее 5 апрель - шимбә көнне төп бинасында һәм филиалларына кешеләрне бушлай кабул итәчәк. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Традицион ирекле керү көне - һәр айның беренче сишәмбесе булса да, бу юлы көнен үзгәртергә булганнар, чөнки нәкъ менә 5 апрель көнне Татарстан республикасы Милли музее оешуына 130 ел тула.

1895 елның 5 апрелендә Казан шәһәр музее ачыла, соңыннан ул Милли музейга әйләнә.

5 апрель көнне Кремль урамындагы Милли музейдан тыш, аның филиалларына да бушлай кереп булачак:

– А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее (Горький ур., 10 йорт),

– Е. А. Боратынский музее (Горький ур., 25/28 йорт),

– В. И. Ленин музей-йорты (Ульянов-Ленин урамы, 58 йорт),

– Габдулла Тукай әдәби музее (Габдулла Тукай ур., 74 йорт),

– 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалы (Кремль, Шейнкман тыкрыгы, 12 йорт),

- Шәриф Камал мемориаль фатиры белән Татар әдәбияты тарихы музее (Островский ур., 15 йорт),

- Каюм Насыйри музее (Париж Коммунасы ур., 35 йорт),

– Муса Җәлилнең Музей-фатиры (Горький ур., 17 йорт, 28 нче бүлмә),

- Композитор Нәҗип Җиһанов музее (Кече Кызыл ур., 14 йорт),

- Л. Н.Толстой музее (Япеев ур., 15 йорт).

Өстәмә мәгълуматны 8 (843) 590-00-50 телефоны аша алып була, диделәр ТР Милли музее матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100