news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли музее Халыкара хатын-кызлар көненә квест-уен оештыра

Чарага керү — бушлай

 (Казан, 4 март, “Татар-информ”). 8 март көнне сәгать көндезге 12 дә, Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, ТР Милли музее “Хатын-кызлар барлык чорларда да” квест-уенында катнашырга чакыра.

Чарага килгән кунаклар квестта катнашып, Милли музейның экспозициясе белән таныша алачак. Уен барышында шаян конкурслар һәм биремнәрне башкарырга кирәк була.

Музейга килүчеләр өчен төрле юнәлештәге остаханәләр оештыру да ниятләнә. Шулай ук, фотосалон эшләячәк, анда XIX-XX гасырлардагы костюмнарда фотога төшү мөмкинлеге каралган.

Бәйрәм кунаклары өчен совет чоры кинематографының шедеврларын күрсәтү (“Мама” музыкаль фильмы-әкияте һәм “Девчата” фильмы) һәм татар милли йорты интерьерында чәй өстәле әзерләү дә планлаштырыла. Бәйрәм уңаеннан, музейда шулай ук рәссам-карикатурачы да эшләячәк.

Бу көнне музейга керү — бушлай. Барлык кызыксындырган сораулар белән (843) 292-89-84 телефон номерына мөрәҗәгать итәргә мөмкин, диелә музейның матбугат үзәге хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot