Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
ТР Милли музее фондларыннан Берлинга кадәр барып җиткән полк байрагын алып чыгачаклар
5 майда ТР Милли музеенда «Байрак – Җиңү символы» дигән традицион акция узачак. Почет каравылы катнашында учреждение фондларыннан тантаналы рәвештә Татар АССР территориясендә оештырылган һәм Берлинны штурмлауда катнашкан 146 нчы укчы дивизиянең 280 нче артиллерия полкы байрагын чыгаралар.
280 нче артиллерия полкы бу байракны ТАССР Югары Советы Президиумыннан 1942 елда фронтка җибәрер алдыннан ала. Ә 1961 елда кадерле әйбер СССР Кораллы көчләренең Үзәк музееннан республиканың төп тарихи музеена тапшырыла.
Җиңү көненә багышланган вакыйга программасына шулай ук Казан театр училищесы студентларының чыгышы һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Совет Татарстаны» дигән иммерсив экскурсия кертелгән.
Чара 12:00 сәгатьтә башлана. ТР Милли музеена керү 11:30 дан 12:30 га кадәр бушлай булачак, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз