Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Милли музее физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегендә акцияләр уздыра
Алар өчен экскурсияләр үткәреләчәк, лекцияләр укылачак
(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 1-10 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр ункөнлеге була. Шул уңайдан ТР Милли музеенда хәйрия акцияләре уздыру планлаштырыла.
2 декабрь көндезге 12 дә “Осталарның алтын куллары”, ә 2 дә исә “Ел фасыллары” күргәзмәсе буенча бушлай экскурсияләр оештырыла. 3 декабрь иртәнге 10 нан кичке 5 кә кадәр ТР Милли музеенда ачык ишекләр көне үткәрелә. Шулай ук бу көнне музей хезмәткәрләре Печище авылындагы Я. Купала музеенда да булачак.
4 декабрь көндезге 1 дә “Музейның серле сандыгы” музей эше, 2 дә исә “Тере экспозиция” театральләштерелгән костюмлы акцияләре уздыру ниятләнә.
5 декабрь көндезге 10 да “Билгесез Бөек сугыш” экскурсиясе һәм көндезге 12 дә “Казан тарихы битләре” темасына лекция уку күздә тотыла.
Физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегенә багышланган чаралар моның белән генә тәмамланмый. ТР Милли музеенда шимбә, якшәмбе көннәрендә дә экскурсияләр уздырылачак, лекцияләр укылачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”га музейның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз