news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

ТР Милли музее әдәби салоны утырышы Марсель Сәлимҗановка багышлана

Анда режиссерның хезмәттәшләре, күренекле артистлар, режиссерлар, театр белгечләре, драматурглар, язучылар һәм мәктәп укучылары катнашачак

 (Казан, 11 ноябрь, “Татар-информ”). 14 ноябрьдә көндезгә сәгать 2дә, СССРның халык артисты Марсель Сәлимҗановның тууына 80 ел тулу уңаеннан,Татарстан Республикасы Милли музее әдәби салонының чираттагы утырышы була.

Марсель Сәлимҗанов 1966 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына баш режиссер вазыйфасына килгәндә, театрның үз тамашачысы булырга тиеш, дигән максат куя. 1969 елда М.Сәлимҗанов сәхнәгә татарның милли горурлыгы булган Кәрим Тинчурин әсәрләрен кайтара. Мәшһүр драматургның биш әсәре режиссерның иҗади эшчәнлегендә күренекле урын тота. Аларның һәрберсе образларның яңача чишелеше, тәэсирле күмәк күренешләр, сәнгатьчә бизәлешнең тиешле югары дәрәҗәдә булуы белән аерылып тора.

Марсель Сәлимҗанов, һичшиксез, милли театр сәнгатен булдыручы, аны үстерүче буларак тануга лаеклы. Аның егәрле иҗади коллектив туплауга ирешүен дә аерым билгеләү урынлы.

Әдәби салонда М. Сәлимҗановның хезмәттәшләре, күренекле артистлар, режиссерлар, театр белгечләре, драматурглар, язучылар һәм мәктәп укучылары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100