news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР милли-мәдәни автономия лидерларын үз диаспоралары эчендә йогынтыны көчәйтергә чакырдылар

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономиясе рәисләре катнашында киңәшмә үткәрде

  (Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хокук саклау органнары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Анда Татарстан халыклары ассамблеясының милли-мәдәни автономиясе рәисләре дә чакырылган иде.

Киңәшмәдә катнашучылар чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар кылган җинаятьләр саны артуы өчен борчылуларын белдерделәр. Хокук бозуларны, шул исәптә милләтара бәхәсләрне кисәтү максатыннан тәкъдимнәр белдерелде.

Чыгыш ясаучылар яшьләр даирәсендә кисәтү эшләрен көчәйтергә кирәклеген, шулай ук министрлыклар, ведомстволар һәм милли-мәдәни автономияләрдә милләтара проблемаларны хәл итү эшләрен координацияләү ихтыяҗын ассызыклады.
Фәрит Мөхәммәтшин фикеренә караганда, милли-мәдәни автономия лидерлары үз диаспоралары эчендә йогынтыны көчәйтергә, ватандашларына ияләнергә ярдәм итәргә, башка халыклар белән дус яшәргә өйрәтергә тиеш.
Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә нәтиҗә ясап, республика җитәкчелегенең этник җинаятьчелек фактлары буенча борчылуын белдерде.
Проблеманың актуальлеген исәпкә алып махсус ведомствоара эшче төркем оештырылды, аны ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин җитәкләде. Эшче төркем оештыруның максаты – тәкъдимнәр җыю, шулай ук законга үзгәрешләр кертү. Милли-мәдәни автономия әгъзалары Татарстан халыклары ассамблеясы аша үз инициативаларын тәкъдим итәчәк.
Киңәшмәдә шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре – ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин, Федераль Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Динар Хәмитов, ТР прокуроры Илдус Нәфыйков, Россия Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, шулай ук Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Вәлиуллов катнашты, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән үзара эшчәнлек бүлеге.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100