news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли китапханәсендә «Текст» фестивале узачак

ТР Милли китапханәсендә 24-26 ноябрьдә «Текст» фестивале узачак. Өченче ел инде китапханәчеләр һәм укучылар экспериментлар ясыйлар, яңа китап форматын эзлиләр һәм фондларны өйрәнәләр.

ТР Милли китапханәсенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, быелгы программада гаражка һәм «МИФ» нәшриятыннан лекцияләр, «Литрес»тан мастер-класслар, күргәзмәләр, экскурсия-сәфәрләр, диафильмнар күрсәтү, китапханәче белән каппинг, күмәк укулар, кулъязмаларны шифрлау лабораториясе булачак.

Шулай ук катнашучылар фестивальнең хедлайнеры, язучы һәм сценарист Леонид Юзефович белән очраша алачак.

Фестивальнең тулы программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot