news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсе KazanExpress маркетплейсы белән татар теле буенча интенсив ача

Татарстан Милли китапханәсе KazanExpress маркетплейсы белән бергә татар телен өйрәнү буенча интенсив - «ЯРАР» өч айлык бушлай экспресс-курсын ача. Анда катнашучылар, курсны тәмамлаганнан соң, татар телендә сөйләшә һәм укый алачак.

Интенсивта катнашучылар көндәлек лексиканы өйрәнәчәк һәм тел аша татар мәдәнияте белән таныша алачак. Төркемнәр татар телен белү дәрәҗәсенә (башлап өйрәнүчеләр һәм дәвам итүчеләр) карап формалаштырылачак.

Экспресс-курс кысаларында сәламләү, танышу, саубуллашу, үзең белән таныштыру, мавыгулар, гаилә, кибеттә, гаилә белән ял итү, һава торышы, тышкы кыяфәт һәм мактау сүзләре, мәхәббәт һәм дуслык, йомгаклау презентациясе кебек темаларны өйрәнәчәкләр.

Интенсивка 14 яшьтән өлкәнрәк теләсә кем языла ала, моның өчен сылтама буенча гугл-форманы тутырырга кирәк.

Беренче ике очрашу – ачык, аларда 15 укучыдан торган төркемнәр формалаштырыла.

Дәресләр атнасына бер такыр, шимбә көнне узачак, алар 1,5 сәгать дәвам итә. Башлап өйрәнүчеләр төркеме – 11.00, дәвам итүчеләр 13.00 сәгатьтә шөгыльләнәчәк.

Экспресс-курс 15 апрельдә ачыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100