news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли китапханәсендә “Ингушетия: тарих һәм хәзерге заман” китаплар күргәзмәсе тәкъдим итү чарасы булды

Ул Татарстанда Ингушетия Республикасы көннәре уңаеннан оештырыды

 (Казан, 10 октябрь, «Татар-информ», Лилия Локманова). Татарстанда Ингушетия Республикасы көннәре уза. Шул уңайдан, бүген ТР Милли китапханәсендә ике республиканың Мәдәният министрлыклары, иҗат әһелләре катнашында тантаналы чара узды.

Ингушетия Республикасы Милли китапханәсе директоры Радима Газдиева Татарстан Милли китапханәсенә Ингушетия авторларының китапларын бүләк итте. ТР Милли китапханәсе директоры Наил Камалиев та Татарстан тарихы, мәдәнияте, танылган шәхесләренә багышланган китаплар, дисклар бүләк итеп бирде.

Шулай ук, Татарстан Милли китапханәсендә Ингушетия Милли китапханәсе директоры урынбасары Лидия Мальсагова “Ингушетия: тарих һәм хәзерге заман” китаплар күргәзмәсе тәкъдим итте. Анда Ингушетия тарихы, мәдәнияте һ.б. темаларга багышланган китаплар урын алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot