news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсенә яңа бина кирәклеге мәсьәләсе парламент дәрәҗәсендә кузгатылды

ТР Дәүләт Советы утырышында Разил Вәлиев шундый тәкъдим белән чыкты

 (Казан, 30 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Милли китапханәсенә быел 150 ел тула. Ул Россиянең иң бай һәм борынгы китапханәләренең берсе  санала. Аның фондында меңәрләгән тарихи кыйммәткә ия булган китаплар һәм сирәк кулъязмалар бар. Әмма бу рухи байлык тиешле шартлары да булмаган иске биналарда саклана.

V чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының бүгенге III утырышында Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев ТР Милли китапханәсенә яңа бина төзергә кирәклеге турындагы тәкъдим белән чыкты.

“Китапханә бинасының таушалу дәрәҗәсе нормадан 8 тапкырга югарырак. Әлеге китапханәгә яңа бина төзү хакындагы карар да беренче тапкыр моннан ярты гасыр элек, ягъни 1960 елда ук чыгарылган булган. Татарстанда соңгы елда спорт, мәдәни юнәлештә эш алып баручы корылмалар, банклар, кунакханәләр төзелде, әмма Милли китапханә генә һаман бинасыз”, - дип мәсьәләне күтәрде Разил Вәлиев үзенең чыгышында.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исә бу мәсьәләнең, чыннан да, бик мөһим булуын искәртте. “Әлегә бу мәсьәлә буенча документлар әзер булмау сәбәпле, бу утырышта без аны карый алмыйбыз. Разил Вәлиевнең тәкъдимен Татарстан Республикасы  Президенты һәм Татарстан Республикасы  Хөкүмәтенә җиткерергә, документлар әзер булгач, киләсе утырышларда бу сорауны кабат күтәрергә тәкъдим итәм”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100