news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсе туристларга бердәм укучы билеты тапшырган

Билет чит ил кунакларына, бер китапханәдә теркәлгәннән соң, республиканың барлык китапханә челтәреннән файдалану мөмкинлеге бирә, ди С.Җиһаншина.

ТР Милли китапханәсе туристларга бердәм укучы билеты тапшырган
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 июль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе "Китапханә паркта - 2018" мәдәни-мәгърифәти чарасы кысаларында туристларга бердәм укучы билеты тапшырган. Бу хакта бүген IT-паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина хәбәр итте.

"Бөтендөнья футбол чемпионаты уңаеннан ТР Милли китапханәсе "Китапханә паркта - 2018" дигән спорт һәм китап бәйрәме үткәрде. Проектның максаты - җәмәгатьчелекнең игътибарын китап укуга юнәлтү, китапның иҗтимагый тормыштагы әһәмиятен арттыру, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге чарада Финляндия, Австралия, Мисыр, Иордания, Марокко, АКШтан килгән кунаклар актив катнашты. Туристларга бердәм укучы билеты тапшырдык, барлыгы - 50 кеше теркәлү узды. Бердәм укучы билеты штрих-кодтан торган пластик карта. Аны республиканың бөтен китапханәсендә кулланып була", - диде ул.

Милли китапханә директоры Сөембикә Җиһаншина "Китапханә паркта - 2018" проектының елдан ел масштабы зураюын ассызыклады һәм китапханәләргә йөрүне мөмкин булган һәртөрле ысуллар белән популярлаштыруының зур әһәмияткә ия булуын билгеләп узды.

Чара барышында "Ачык микрофон" рубрикасы эшләгән. Аның ярдәмендә туристларны халык шагыйре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев, ТР Мәдәният министрлыгы вәкиле Диана Хәсәнова, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов, танылган әдипләр Галимҗан Гыйльманов, Йолдыз Шәрәпова сәламләгән. Алар килгән кунакларга үзләренең яраткан шигъри әсәрләрен сөйләгән.

Паркта китапханәнең бүлек һәм бүлекчәләре тарафыннан спортның төрле юнәлешләренә һәм Бөтендөнья футбол чемпионатына багышланган китап уку күргәзмәләре тәкъдим ителгән, ачык һавада китап уку мәйданчыгы да оештырылган.

"Чемпионат белән бәйле чаралар дәвам итә. Туристлар өчен китапханәләр буйлап экскурсияләр дә оештырабыз. Милли китапханәгә көн саен туристлар керә, безнең хезмәткәрләр алар белән инглиз, француз телендә аралаша. Туристлар спорт турындагы китапларны укыйлар, "Спортивный президент – спортивный Татарстан" китабына сорау зур", - диде Сөембикә Җиһаншина.

Туристлар өчен татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге уку залында сәламәт яшәү һәм дөрес туклану рәвешенә, спортка бәйле китаплар укуга багышланган лекторий, ТР Милли банкы хезмәткәрләре тарфыннан акча берәмлекләре турында презентация, финанслар бәйгесе уздырылган.

Балалар мәйданчыгында спорт темасын чагылдырган открыткалар, китаплар, блокнотлар ясау остаханәләре, "Футболны ясыйбыз" арт-ипровизациясе дә эшләнгән.

"Китапханә паркта - 2018" чарасы ахырында китапханә хезмәткәрләре FIFA сүзендәге хәрефләр тәртибендә тезелеп басып флешмоб биегән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100