news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Милли китапханәсе Казан турында 84 җыр тәкъдим итә

ТР Милли китапханәсе Казан турында 84 җыр тәкъдим итә

(Казан, 23 декабрь, "Татар-информ", Виктор Смирнов). Татарстан башкаласының 1000 еллыгын бәйрәм итү алдыннан ТР Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге Казан турында 84 җыр сүзләрен әзерләгән һәм китапханә сайтына урнаштырган. Сәнгать бүлеге идарәчесе Татьяна Рудик "Татар-информ" агентлыгына хәбәр итүенчә, дайджест вокал һәм хор коллективлары җитәкчеләре, шулай ук җыр яратучылар өчен әзерләнгән.

Бу сәнгать бүлегенең бердәнбер яңалыгы түгел. Быел сәнгать бүлеге китапханә эшеннән тыш ике меңнән артык кеше катнашкан чаралар оештырган. Опера сәнгате тарихына багышланган "Шәһәребез кешеләре", "Музыка кунакханәсе" һәм "Видеосалоннар" китапханә укучылары һәм сәнгать яратучылар өчен якты вакыйга булып истә калган.

news_right_1
news_right_2
news_bot