news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Милли китапханәсе Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгына биобиблиографик белешмәлек чыгарды

8 бүлектән торган белешмәлек язучының тормышы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләрне, аның турында истәлекләрне, язучының әсәрләрен һ.б. үз эченә алды.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Аяз Гыйләҗевнең (1928-2002) 90 еллыгына багышлап биобиблиографик белешмәлек төзеде. Бу хакта китапханәнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев – Татарстан Республикасының халык язучысы, күренекле татар прозаигы һәм драматургы. Ул 1928 нче елның 17 нче гыйнварында дөньяга килә. Аяз Гыйләҗевнең иҗади мирасы XX-XI гасыр татар әдәбиятының иң кыйммәтле хәзинәсе булып санала. Аның тарафыннан 5 зур күләмле роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса язылган. Алар Татарстан, Россия театрлары сәхнәләрендә һәм аннан читтәге башка театрлар сәхнәләрендә куела.

8 бүлектән торган белешмәлек биографик материалларны, язучының тормышы һәм иҗатына кагылышлы мәкаләләрне, аның турында истәлекләрне, язучының әсәрләрен, аңа багышланган сценарийларны, методик материалларны, презентацияләрне үз эченә алды.

«Библиография» бүлегендә А. Гыйләҗевнең китаплары, җыентыкларда, вакытлы матбугатта басылып чыккан әсәрләре исемлеге, аның хакындагы аерым басмалар, җыентыкларда, вакытлы матбугат битләрендә дөнья күргән мәкаләләр исемлеге бирелде. А. Гыйләҗевкә багышланган Интернеттагы сайтларга сылтамалар да китерелде.

Белешмәлек татар һәм рус телләрендә төзелде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100