news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР метеорологлары фикеренчә, язгы ташуның икенче дулкыны күпкә куркынычрак булачак

Апрель урталарында, Кама, Нократ һәм Агыйдел елгалары ярларыннан ташып чыга башлагач, кайбер торак пунктларны су басарга мөмкин

(Казан, 2 март, “Татар-информ”, Артур Еникеев). ТР метеорологлары язгы ташу хәвеф-хәтәрсез узачак, әмма аның икенче дулкыны күпкә куркынычрак булачак, дип фаразлый.
Бүген Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсендә узган матбугат конференциясендә учреждение башлыгы Сергей Захаров язгы ташуның төп аспектлары хакында сөйләде.
Сергей Захаровның сүзләренә караганда, язгы ташуның гомуми дәрәҗәсенә, беренче чиратта, өч күрсәткеч: көзге-кышкы чорда туфракның дымлылыгы, туфрактагы туңның тирәнлеге һәм кар катламының биеклеге, яки кардагы су запаслары йогынты ясаячак. Татарстанда туфракның дымлылыгы уртача алганда 70 процент тәшкил итә, бу нормадан кимрәк. Аның каравы туфрактагы туңның тирәнлеге – 1,5, кардагы су запасларының күләме 2 тапкыр диярлек артык.
Әмма, Сергей Захаров фикеренчә, вәзгыять даими контрольдә тотыла, әгәр дә һава шартлары яңгырлар һәм кисәк җылыту кебек көтелмәгән сюрпризлар алып килмәсә, Татарстанда язгы ташу хәвеф-хәтәрсез узачак. Быел язгы ташуның иң югары ноктасы башка елларга караганда 3-5 көнгә алдарак булыр дип көтелә, ул мартның өченче – апрельнең беренче декадасына туры килергә тиеш.
Язгы ташуның икенче дулкыны хакында да онытырга ярамый. Бу, беренче чиратта, республиканың төньяк районнарына кагыла. Кагыйдә буларак, Кама, Нократ һәм Агыйдел елгалары апрель урталарында ярларыннан ташып чыга башлый, нәтиҗәдә кайбер торак пунктларны су басарга мөмкин.



news_right_1
news_right_2
news_bot