Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР машина төзелеше продукциясен Катар базарына чыгару перспективалы юнәлешләрнең берсе
Бу хакта бүген Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Катарның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе белән очрашу вакытында сүз булды
(Казан, 25 май, “Татар-информ”). Татарстан машина төзелеше комплексы (“КАМАЗ”, “Казан вертолет заводы”) продукциясен Катар базарына чыгару республика белән әлеге ил арасында хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләренең берсе. Бу хакта бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Катарның РФ дәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Әхмәд Сәиф Әл-Мидади белән очрашу вакытында сүз булды, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте. Илче министрлыкта уздырылган презентация аша Татарстанның сәнәгый һәм инвестиция потенциалы хакында тулы күзаллау алган.
Узган ел Татарстан белән Катар арасында тышкы сәүдә әйләнеше күләме 3 млн. доллардан артык булган. Бу, 2008 ел белән чагыштырганда, 2,2 тапкырга кимрәк. Анысын да тулысынча импорт операцияләре тәэмин иткән. 2009 ел йомгаклары буенча, Катар безнең сәүдә партнерлары арасында нибары 64 нче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз