news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: ясалма фәһем мәгарифнең барлык юнәлешләрен колачлый

Татарстан мәгариф системасында бүгенге көндә цифрлы технологияләргә өйрәтү вертикале төзелгән инде, һәм соңгы вакытта төп тренд ясалма интеллектка әверелде. Бу хакта ТР мәгариф министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов «Татар-информ» да Kazan Digital Week халыкара форумын уздыру турындагы матбугат конференциясендә белдерде.

«Мәктәптә бүген дә укыту тренды булып ясалма интеллект тора, ул системаның барлык тармакларын һәм барлык юнәлешләрен колачлый: мәктәпкәчә учреждениеләрдән алып университетларга кадәр. Һәм безнең бурыч – бу юнәлештә үз вакытында өйрәнә башлау, үсү», – дип белдерде ул.

Министр урынбасары ассызыклаганча, ясалма интеллект белән эшли белү мәктәп укучылары өчен компьютер белү кебек үк мәҗбүри күнекмә булырга тиеш – текст җыю, таблицалар һәм презентацияләр төзү.

«Без бу теманы җентекләбрәк сөйләргә, фикер алышырга һәм форумда башка регионнар һәм илләр вәкилләрен тыңларга планлаштырабыз. Һәм бу темага аерым блок багышланачак», - диде Мөҗипов.

news_right_1
news_right_2
news_bot