Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы урта һөнәри белемне үстерү буенча юл картасын эшли
Казанда бүген беренче тапкыр һөнәри белем бирү осталарының «Мастер 2030: уку остаханәсеннән реаль җитештерүгә» республика форумы узды. Аның нәтиҗәләре буенча урта һөнәри белем бирү системасын алга таба үстерү буенча юл картасы эшләнәчәк. Бу хакта журналистларга ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
«Беренче форум үз нәтиҗәләрен бирәчәк, без юл картасын эшләячәкбез һәм раслаячакбыз, дип ышанам. Аның буенча укытучы-осталарны һөнәри үстерү, мәгариф оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү буенча системалы эш алып барылачак. Һәм төп бурыч – эшкә яшь белгечләрне җәлеп итү. Тагын бер мөһим бурыч – предприятиеләр өчен белгечләр әзерләү», - дип сөйләде ул.
Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, форум кысаларында бүген төрле юнәлешләр буенча җиде секция эшләде. «Кадрлар, белгечләргә ихтыяҗ, яңа белгечлекләр, һөнәрләр барлыкка килү, укытучыларның квалификациясен күтәрү белән бәйле мәсьәләләр каралды. Алар һәрвакыт көн тәртибендә булдылар, әмма бүген мондый масштабта беренче тапкыр фикер алыштылар», - дип ассызыклады ул.
Форум эшендә барлыгы 250 кеше катнашты: Татарстанның һөнәри белем бирү оешмалары җитәкчеләре, җитештерүдә белем бирү осталары, укытучылар, хакимият органнары вәкилләре һәм эш бирүчеләр.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз