Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәдәният министрлыгында музейларга ташлама белән йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар
ТР Мәдәният министрлыгында музейларга ташламалы йөрү кагыйдәләрен аңлаттылар. Закон нигезендә, бушлай керү хокукына ташламалы программаларда катнашучылар гына ия.
«Бердәмлеккә ирешү һәм кануннарга туры китерү максатларында дәүләт музей мәдәният учреждениеләренә ташламалы рәвештә бару тәртибенә үзгәрешләр кертелде», - дип хәбәр иттеләр министрлыкта.
Шул ук вакытта, ведомствода билгеләп үтүләренчә, Татарстанда барлык категория гражданнарның мәдәният учреждениеләреннән файдалана алуын тәэмин итүче программаларның иң киң исемлекләренең берсе саклана. Түләүсез йөрү хокукына балалар, күпбалалы гаиләләр, СВОда катнашучыларның гаиләләре һәм башка категорияләр ия.
«Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «гаилә абонементы», тематик акцияләр һәм башка проектлар кебек ташламалы яңа программаларны актив үстерә. Шулай ук мәдәният учреждениеләре мөстәкыйль рәвештә халыкның төрле катламнары өчен махсус шартлар билгели, бу төрле максатчан төркемнәргә йөрүне уңайлы итә», – дип ассызыкладылар министрлыкта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз