Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсын игълан итте
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» дигән фотоконкурс игълан итте. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 25 августындагы 730 номерлы карары белән расланган «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.
Эшләр 2026 елның 9 ноябреннән 5 декабренә кадәр өч номинация буенча кабул ителә: «Гаилә альбомы: буыннар аша традицияләр» (гаилә даирәсендә татар гореф-гадәтләренең дәвамлылыгы: йолалар, табыннар, милли киемнәр, һөнәрләрне өлкәннәрдән кече буынга тапшыру), «Мирас үрнәкләре: татар осталары сәнгате» (Татарстанның традицион һөнәрләренең детальләре, орнаментлары, ясау процессы һәм әзер эшләнмәләр аша матурлыгы һәм тирәнлеге) һәм «Тере чыганаклар: татар халкының йолалары һәм бәйрәмнәре» (традицияләрне, йолаларны, телне һәм көнкүрешне саклау).
Фотоконкурста 18 яшькә җиткән, анкета-гариза биргән һәм конкурс тематикасы һәм фотоконкурс турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән номинацияләр буенча эшләрне билгеләнгән срокларда тапшырган Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Катнашу шартлары белщн сылтама буенча танышырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз