Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәдәният министрлыгы онлайн-мәдрәсәнең рус телендәге вариантын әзерләүгә заказ бирде
Татарстан Мәдәният министрлыгы 5 миллион сумга онлайн-мәдрәсәнең рус телендәге вариантын әзерләүгә заказ бирде. Акча республика бюджетыннан бүленәчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Башкаручы онлайн-сервиста файдалану өчен видеодәресләр әзерләргә тиеш. Аларның 64 академик сәгатьтән дә кимрәк булмавы шарт. Биремгә шулай ук ресурс өчен барлык кирәкле текстлар һәм текстлы мәгълүмат әзерләү, сайлау, төзәтү, җайлаштыру да кертелгән.
Текстлар ислам динендәге хәнәфи мәзһәбе доктринасына һәм матуриди тәгълиматына туры килүе ягыннан экспертиза узарга тиеш. Эшкә рөхсәтне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең вәкаләтле органыннан алырга кирәк.
Башкаручының вазифасына шулай ук сайт, мобиль кушымта концепциясен IOS һәм Android өчен эшләү һәм килештерү дә керә. Аларның прототипларын һәм экраннарның дизайнын ул тугыз вариантта ясарга тиеш.
Онлайн-мәдрәсәнең рус телендәге вариантын 2022 елның 25 декабренә кадәр әзерләргә кирәк. Ул medrese.tatar белем бирү платформасында эшләячәк.
Шунысын да искәртик: Татарстанда татар телендәге беренче онлайн-мәдрәсә 2021 ел башында эшли башлады.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз