Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР Мәдәният министрлыгы федераль бюджеттан миллиард сумнан артык акча алырга исәпли
Татарстан Мәдәният министрлыгы 2026 елда ведомство линиясе буенча проектларга федераль бюджеттан миллиард сумнан артык акча алырга исәпли. Бу хакта ТР мәдәният министры Ирада Әюпова массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән традицион очрашуда сөйләде, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Оксана Романова.
«Әгәр барысы да яхшы булса, без миллиард сумнан артык федераль акча алачакбыз. Бу сумма яңа мәдәният учреждениеләре төзү һәм капиталь ремонтлау (аерым алганда, без республика районнарында дүрт яңа сәнгать мәктәбе төзергә планлаштырабыз) һәм традицион проектларны дәвам итүгә юнәлтеләчәк. Мәсәлән, 42 учреждениегә музыка кораллары һәм заманча әдәбият тапшырылды. Һәм без музыка учреждениеләрен яңарту эшен дәвам итәчәкбез», - диде Әюпова.
Министр шулай ук капиталь кертемнәр белән беррәттән заманча модельле китапханәләр төзү, театр һәм музейларны модернизацияләү, китап фондларын яңарту эшләре дәвам иттереләчәк, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз